Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйсез этләр күбәйде!

Районда чынлап та, бәйсез этләр күбәйде. Иртәнге якта, караңгыда балалар мәктәпкә китә. Үзләрен генә чыгарып җибәрергә бик куркыныч. Балалар гына түгел, олылар да 5-6 эт күреп куркып туктап каларга мөмкин. Араларында хуҗасыз этләр дә, чылбырлары булганы да бар, - димәк алар кемнеңдер эте бит!

Йорт хайваннарын саклау турындагы Федераль закон нигезендә, этләрне атарга ярамый. Аларны тоту белән махсус лицензиясе булган Казан оешмасы шөгыльләнә. Алар урында этне тотып йоклаталар, алып китеп, стерильләштерәләр. 10 көннән чыгарып җибәрәләр, үтерергә ярамый чөнки.  

Телевизордан да этләрнең кешеләргә һөҗүме турында гел сөйләп торалар. Эгәр эт асрый икән, һәр кеше аның турында туганнан алып үзе кайгыртырга тиештер инде! Бу хәлләр эт хуҗаларына гыйбрәт булсын иде!  

З.Ибраһимова

Фото: интернеттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев