Баландыш авылы мәдәният йортында да , өлкәннәребезне хөрмәтләү көне уңаеннан, бәйрәм чарасы булып узды.
Очрашуга килгән кунаклар чәй өстәле артында борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, матур җырлар тыңлап ял итте. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызыклы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чарасын якташыбыз Финарис Сафиуллин үзенең җырлары белән бизәде.
Нет комментариев