Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы утырышта

12 ноябрь көнне район мәдәният йортыныда 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына район бюджеты проектын карау буенча Теләче муниципаль район Советының чираттагы 14 нче утырышы узды.

Утырыш эшчәнлегендә  район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  аның урынбасары Айрат Фатхуллин, Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, район депутатлары  катнашты.

 Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәчесенең урынбасары-территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, инвестицияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гайнетдинов Б.Г., Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., районның Контроль-хисаб палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Зиннәтуллин Ф.Ф., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов,  Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Р.Ю. Трофимовлар  чыгыш ясадылар.     

Утырыш ахырында кунак депутларыбызга Теләче районына 30 ел тулу уңаеннан эшләнгән районның символикасын чагылдырган  значоклар бирелде. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Теләче муниципаль район Советы “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясе депутатларының социаль-экономик һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча  үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды. Хезмәттә уңышларга ирешкән  алдынгылар да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев