Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Чисталык» икеайлыгы

2022 елның 14 мартында Теләче муниципаль районында кабул ителгән карар нигезендә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр районда «Санитар-Чисталык» икеайлыгы игълан ителде.

Икеайлык барышында муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру, авыл биләмәләрен санитар карау, шулай ук кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирәюньне тәртипкә китерү күздә тотыла. Карарда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куелган, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрне жыештыру тәртибе билгеләнгән. Хокук бозучылар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча жаваплылыкка тартыла. Кагыйдәләр нигезендә, өй һәм хужалык биләмәләреннән тыш, утын, печән, салам, төзелеш, көнкүреш калдыкларын вакытлыча жыеп саклау, юлларга су агызу, өй һәм хүжалык тирәсендә рөхсәтсез вак хужалык корылмаларын төзү, капка төпләрендә төзелеш материаллары саклау тыела. Ел әйләнәсе рейдлар үткәрү нәтижәсендә иң күңелсез хокук бозулар исемлегендә урамга юынтык су түгү, канализация суын елгаларга агызу күзәтелде. Административ хокук бозган оешма 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен штрафның күләме 15 000-30 000 сум. Физик затлар өчен кисәтү яки 2000 - 3500 сум штраф каралган. Бер ел эчендә хокук бозулар кабатланса, штраф күләме икеләтә арта. “Санитар-Чисталык” икеайлыгы барышында барыбыз бердәм көч белән өй, хуҗалык тирәләрен, елга, инеш буйларын җыештырып тәртипләсәк иде. Килеп туган сораулар буенча Теләче муниципаль районы административ комиссиясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Тел (84360) 2 -11 - 83, (84360) 2 - 18 - 67. E-mail:Telache@tatar.ru.

Район административ комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев