Чишмәләр җыры тынмасын!
«Чишмәләр җыры тынмасын» пректы кысаларында, Олы Нырсыдан Ләйсән Гиниятова шигыре.
Туган ягым, газиз җирем минем
Җырларда син, ямьле Теләчем!
Киләчәккэ шаулы исемең белән,
Зур уңышлар белән керәсең.
10 мең еллык тарих ята синдә
Борынгылык җире - Нырсуар!
Өч ягында шаулап чишмә ага,
Һәрбер тамчысына нур сыйган.
Олы Нырсым! Нигез ташы саен
Бабаларнын рухы сыенган
Ук-сөңгеле, хәвеф тулы елда
Купме изге җаннар кыелган.
Динен саклап, канлы яуга кереп
Кяфер килгәч шәһит киткәннәр,
Кабер ташларында билге сөйли -
Безнең көнгә ничек җиткәннәр.
Бичерханлы булган безнең төбәк!
Олы кала булган һөнәрле,
Динне яклап кан койганнар анда
Э дин өчен куплэр улэрлек.
Сулар кызыл төскә кергән шулчак,
Йөзәрләгән кеше кырылган,
Золки атакайнын җаны белэн
Кызларыныкы да кыелган.
Сэгыйдэбану, Шэхидэбану, бәгырь,
Захидэбану - бар да беткәннәр.
Мәетлэрне җыеп җирләгәндэ
Авыл белән ах зар иткәннәр.
Бер гөнаһсыз кызлар шәһит киткән,
Кизлэу булып типкән ул урын
Изгеләрдән изге чишмә суы,
Безнең өчен буген горурлык!
Җилләр искән, сулар туфрак юган
Каберлекләр инде жуелган,
Золкатэ дип исем кушкан халкым
Шул урынга билге куелган!
Тере тарих булып сулар ага,
Ак чишмәсе, Изге чишмәсе,
Гайсә чишмәсенэ килэ кеше-
Дәва таба шунда һәммәсе.
Бердәм милләт ничә гасыр буе
Сатылмаган һәм дә сатмаган,
Ярымайлы чишмә буйларында
Һәйкәл булып тарих саклана!
Төзек безнең якның чишмәләре!
Сихәт иңә изге сулардан
Туган якнын жире, суы - шифа,
Көч алабыз без дә шулардан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев