Чисталык икеайлыгы - синең капка төбең, беренче чиратта, үзең өчен кирәк
Язга керүгә чисталык ике айлыгы игълан ителүгә карамастан, кайбер авыллар, төгәлрәк әйткәндә аның урамнары, шәхси хуҗалыкларның капка төпләре тиешенчә чистартылып бетми. Җәй буена бу капка төпләрендә үлән бик биек булып үсеп, урамны ямьсезләп тора башлый.
Чисталык хакында сүз чыккач, берәүләр авыл җирлекләрен гаепләргә ашыга. Сүз дә юк, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Ләкин синең капка төбең, биләмәң, иң беренче чиратта, үзең өчен кирәк. Ә бит кычыткан, әремнәннән арыну өчен җәй дәвамында кулга ике-өч тапкыр чалгы алырга гына кирәк.
Эшнең рәтен белмәгәннәргә шуны гына әйтәсе килә: иртән көтү куганнан соң капка төбен бер кат себереп, чистартып чыгарга гадәтләнгән авыл агаеннан үрнәк алсак иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев