Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барыбер җавап бирәсе

Автоинспекторларның юлларда алкогольле эчемлек кулланганнан соң транспорт чарасы руле артына утырып чыгучыларны тикшерүләре даими уздырылуына карамастан, очрак­лар теркәлеп тора.

Әле ярый тикшерәләр, алайса кемнәр белән ниләр генә булып бетмәс иде. Әлбәттә, тикшерүләр уздырылмыйча торып, беркетмәләр төзелми. Андыйларны йә махсус прибор белән турыдан-туры автоинспекторлар автомобилендә тикшерә, йә булмаса, шикләнелүче медицина учреждениесенә җибәрелә. Әгәр дә тикшерүләрдән баш тарт­салар, алар барыбер җавап бирәчәк. Шулай булгач, каршы килүдән ни файда? Беркетмәләр төзелгәч, эшләрен җәмәгать судына җибәрәләр. Шулай итеп, эчкечелекнең нинди зур зыян салуы турында язарга гына кала. Үзебезгә үзебез чокыр казымасак иде! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев