Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чыгышларны тамашачы җылы кабул итте

Авыл клуб берләшмәләренең отчет-концертлары бәйгесенең унберенче көне Айдар, Олы Нырсы, Кече Мирәтәк авылларында узучы бәйрәм концертларына туры килде.

9 март көнне шушы авыл үзешчәннәре тамашачылар алдында "имтихан" тотты - берләшмәгә йөрү дәверендә алган осталыкларын сәхнәдә күрсәтүгә ирештеләр. Концерт-бәйгесен һәр авыл сәхнәсендә, гадәттәгечә, аерым җырчыларның бай чыгышыннан кала, клублар каршында уңышлы  эшләп килүче фольклор һәм театр коллективлары чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Мәсәлән, Айдар авыл клубының "Сәхнә" театр, Олы Нырсыдан "Беләзек" һәм Кече Мирәтәктән  "Наза" фольклор ансамбльләренең хезмәте һәм сәхнә әсәрләре аерым игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев