Дәһшәтле еллардан кайтаваз...(район бәйгесе кысаларында)
207
0
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Галимҗанова Чулпан шигырен сезгә тәкъдим итәбез.
Акрынлап ел арты ел үтә...
Дәһшәтле еллардан кайтаваз
Бүген дә куркыныч төш кебек
Һәрвакыт йөрәкне әрнетә.
Җәйге төн... ул шахит барысына:
Куркыныч хәбәргә, давылга.
Бәхетле гаиләдән яралган
Тол хатын, ятимнәр зарына.
“Әти!” дип әйтергә тилмергән
Сабыйлар язмышы бик авыр...
Тылдагы бар эшне башкарган
Кечкенә кулларны кем таныр?
Кем аңлар толларның ачынып,
Ярсудан яшь тамган йөрәген...
Маңгайга вакытсыз эз салган
Көннәрен, йокысыз төннәрен?
Тормышның иң авыр йөген дә
Бергәләп, чиратлап тарттылар.
Фронтка зур терәк булдылар –
Җиңүгә юлларны ачтылар.
Акрынлап ел арты ел үтә...
Чал тарих барлый үз героен.
Онытма тылдагы сабыйлар,
Толларның буыннар чылбырын.
Галимҗанова Чулпан,
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы музыка җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев