Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Даими иганәчебез, Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рафил Хуҗинны уллары туу белән чын күңелдән тәбрик итәбез

Хөрмәтле Рафил һәм Рафилә! Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән сөенечегез белән котлыйбыз! Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!

Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез! Кызларыгызның, улыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев