Данлы якташыбыз
Исән булса, аңа 9 август көнне 69 яшь тулган булыр иде. Сүзем Казанда туып-үскән якташыбыз, нәсел тамырлары белән, үзенең “Казанский” Сабантуе аша дан тоткан, кечкенә генә булса да, төш кенә булган Тәмте авылына килеп тоташучы, 1976 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә узган Олимпия уеннарында фехтование буенча команда ярышларында алтын медаль яулаган Князева Ольга Николаевна турында.
Ул атказанган спорт остасы. Казан финанс-икътисад институтын Данлы якташыбыз тәмамлаган. Моннан тыш, аңа команда ярышларында дүрт тапкыр (1974, 1975, 1977, 1978 елларда) дөнья чемпионы булырга насыйп була. 1973 елда дөнья чемпионатында команда ярышларында, 1975 елда шәхси зачетта көмеш медаль яулый. 1975 елда Дөнья Кубогын ота һәм шул елда дөньяның иң яхшы рапирачысы дип табыла.
Ольга Князева турында тулырак район газетасының 11 август саныннан укый аласыз.
Фото: https://letsgophotos.ru/ольга-князева-фото/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев