Дусты китап
Арабызда китап, газет, журнал укырга яратучы кешеләр бихисап. Алар буш вакытлары булдымы кулына китап ала. Еллар узган саен аларның китапка, вакытлы матбугатка карата мәхәббәте кимеми, ә арта гына бара.
Алан авылында яшәүче Рәшит абый Биккининның укымаган китабы калмагандыр. Җаваплы урыннарда эшләгән Рәшит абый бүген бик күп котлаулар кабул итте. Рәшит абыйны Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов һәм беренче хезмәт юлын аның җитәкчелегендә башлаган җирлек сәркәтибе Гөлназ Каюмова тәбрик итте. Аңа истәлекле бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Юбиляр җирлек белән иткән елларын хәтердә яңартты, үзенең киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев