Егетләр, кызлар туп сукты
31 май көнне Теләче стадионында мәктәп укучылары арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге үткәрелде. Биредә 2006 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр-кызлар көч сынаштылар. Әлеге ярышта 11 егетләр, 10 кызлар командасы, барлыгы 45 укучы катнашты.
Егетләр арасында уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын – Иске Җөри урта мәктәбе (Салихов Раил, Бәдриев Ислам)
2 урын – Теләче 1 (Имамиев Әмир, Губаев Кәрим)
3 урын – Теләче 2 (Абдуллин Әнвәр, Хаҗинуров Булат)
4 урын – Шәтке урта мәктәбе (Вәлимөхәммәтов Эмиль, Мөхәммәтханов Альмир)
Кызлар арасында уен нәтиҗәләре:
1 урын – Шәтке урта мәктәбе (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә)
2 урын – Олы Мәтәскә урта мәктәбе (Нигмәтҗанова Нәргизә, Ибраһимова Назгөл)
3 урын – Теләче 1 (Кузьмина Камила, Хафизова Элвина)
4 урын – Теләче 2 (Мифтахова Милана, Даутова Камилә)
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Аларны ияләренә “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин тапшырды. “Теләче” спорт мәктәбе дирекцияcе ярышны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән җаваплылыгы чикләнгән “ЛМР - Пласт” ширкәте җитәкчесе Госман Кәбировка рәхмәт белдерә.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев