Кичә Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын тыңлаучылар өчен “Экология дөньясына зур адымнар белән!” дип исемләнгән семинар-практикум үткәрелде.
Анда безнең хәбәрчебез Фәнил Нигъмәтҗанов та катнашты. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез семинар-практикумның барышын күрәсез. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Нет комментариев