Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экологик тәрбия бирү үз урынын югалтмый

Лесной бистәсе балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча эшне оештыру системасы” темасына бакча мөдирләре өчен республикакүләм семинар оештырылды.

Семинарда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының  Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Теләче районы бакча мөдирләре катнашты. Килгән кунакларга балалар һәм бакча хезмәткәрләре белән  “Урман аланында кунакта!”  дигән театрлаштырылган  тамаша күрсәттек. Чараның төп максаты: балаларга кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәтү, урмандагы байлыклардан сакчыл файдалану,  әйләнә-тирәбезгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар үз рольләрендә куелган максатны тулысынча ачты.                                       

       Лесной балалар бакчасы мөдире Исламова Диләрә Мансур кызы үз чиратында, күз белән күреп, колак белән ишетеп, иң гади алымнар аша балаларга экологик тәрбия бирү эшчәнлеге турында аңлатып чыгыш ясады. Тирә-ягыбыздагы матурлык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләгәндә генә табигатебез үз асылын югалтмый. Бакча мөдиреме, әти-әниләр, балалар, тәрбиячеме син, кем булсаң да, эшне бергәләп оештырганда гына, аның   нәтиҗәсе уңышлы була икәнен раслады. Шуңа күрә Лесной балалар бакчасында күмәкләп катнашкан акцияләр, бәйгеләр турында, ирешелгән уңышлар турында аерым әйтелде.

      Аннары ТР Теләче районы МББО - Баландыш төп мәктәбенең  мәктәпкәчә белем бирү оешмасы буенча урынбасары Сафина Гөлгенә Госман кызы үзләренең балалар бакчасында экологик тәрбия  эшчәнлеген сөйләде . Бакча мөдирләре  бүгенге көндә эшләп китәрлек яңа мәгълүматлар, эш төрләре белән танышты.

    Экологик тәрбия бирү бервакытта да үзенең мөһимлеген югалтмый. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигатькә җәлеп итү юлы белән экологик культура формалаштыру” темасы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече  Мөхәмәтшина Гөлинә Мидхәт кызы чыгыш ясады. Ул балаларны кечкенәдән табигать  дөньясына  җәлеп итүнең иң кызыклы, мавыктыргыч юлларын ачты. Әйе, ялтырап  яткан яки матур тавыш чыгарган әйберне балалар  күрә һәм  тизрәк кызыксына башлый. Экологлар оештырган  бәйгеләр, чаралар нәкъ менә шундыйлардан. Кызыклы бәйгеләрдә  теләп катнашасың, әле җиңеп чыксаң  грамота белән бүләген дә бирәләр.

        Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының  Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре  Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улын һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызын инде районыбызда белмәгән бакча мөдирләре юктыр.  Рәшит Зиннур улы экологик тәрбия бирү максатыннан балалар бакчасында эшләгән  хезмәтләребезгә рәхмәт сүзләре юллады, алдагы көннәргә уңышлар теләде. Гөлнара Ильяс кызы  алдагы көннәрдә буласы бәйгеләр, планнар белән таныштырды. Табигатьне саклауга  һәр кеше үз өлешен кертергә тиешлеген әйтте, бәйгеләрдә катнашырга өндәде. Күмәкләп эшләгәндә  ирешелгән нәтиҗәнең ныклы булуын ассызыклады. Балалар бакчасында эшләнгән эшләрне киңәйтергә өндәде. Башка районнарда әти-әниләр белән оештырылган чаралардан мисаллар китерде. Бакча мөдирләре балалар бакчасында  экологик тәрбия бирүдә бик күп мәгълүмат алдылар. Семинарда катнашып, эшчәнлегебезне ныгыту өчен бик күп төрле яңалыклар бирелде.

 

Лесной балалар бакчасы мөдире: Исламова Диләрә Мансур кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев