1 апрельдән республикабызда чистарту икейлыгы башланды. Шул ук көнне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан “ЭкоЯЗ - 2022” бәйгесенә дә старт бирелде.
Бәйге 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу уңайдан әлеге ведомство министры Александр Шадриков: “Язын кар астыннан ни генә чыкмый. Шуларны тәртипкә китерергә кирәк! Ике ай эчендә республикада яшәүче һәркем үз йорты янәшәсен чистартырга тиеш. Эшләгәннәре бушка китми, алар “ЭкоЯЗ - 2022” бәйгесендә катнаша ала. Аларның иң-иңнәрен бүләкләячәкбез дә әле”, - дип белдерде. Бәйгенең район этабы 1 апрельдән - 12 майга кадәр, республика этабы 18 майдан 31 майга кадәр узачак. Бәйге “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы балалар бакчасы”, Иң яхшы гаилә” һәм “Иң яхшы предприятие” номинацияләрендә узачак
Нет комментариев