Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Ел тәрбиячесе - 2021”

15 декабрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының муниципаль туры узды.

Конкурсның муниципаль этабында районның 6 тәрбиячесе катнашты: Хәбирова Фәридә Фәрит кызы (Теләче, 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе), Мөхәммәтҗанова Мәдинә Есмуратовна, Исхакова Лилия Фәрилевна (Теләче, 1нче балалар бакчасы тәрбиячеләре), Зәйнетдинова Зилә Зарифовна (Теләче, 2нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе), Бадретдинова Энҗе Рөстәм кызы (Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе), Павлова Ләйсән Азатовна (Олы Нырсы балалар бакчасы тәрбиячесе).

Комиссия әгъзалары (Якупова Линара Канифовна, Якупова Резеда Зуфаровна, Саетова Анна Николаевна, Шугаепова Галия Мөхәммәтгалиевна, Ахварова Гөлзада Мөхәммәтгалимовна) конкурсантларның 2 юнәлеш буенча белемнәрен тикшерделәр:

1. "Балалар белән педагогик чара"

2. "Минем педагогик табышым" (очно).

Призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

1 урын - Зәйнетдинова Зилә Зарифовна;

2 урын - Мөхәммәтҗанова Мәдинә Есмуратовна;

3 урын - Исхакова Лилия Фарилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев