Эшләре зәвыклы
Чын һөнәрченең осталыгы нәзек эш башкарганда сынала, диләр. Моны Теләче авылында яшәп ятучы Ирек Илгиз улы ясаган эшләнмәләрне күргәч, тагы да ныграк аңлыйсың.
Зәвыклы да, үзенчәлекле дә килеп чыга аның эшләре. Махсус уку йортлары да тәмамламаган ул, эшләнмәләр ясарга үзлегеннән өйрәнгән. Бүген инде һәр эшен чын сәнгать әсәренә әйләндерүгә сәләтле. Бу көннәрдә Ирек белән шәхсән очрашып, аралашу мөмкинлеге дә чыкты.
- Ирек, һөнәргә килү тарихын сөйләмәссезме?
- Агач эшләнмәләр ясау осталыгы нәселдән киләдер дип уйлыйм. Әти ясый иде без бала вакытта. Аны карап торып, аңа булышып күңелгә сеңгән инде ул. Укуны тәмамлап, Армия хезмәтендә булып кайткач, кайда эшләргә икән дип аптырап йөрдем - стажы булмаганнарны бик алырга тормыйлар бит эшкә. Уйлана торгач, шушы агач эше юнәлешендә җитди эш башлау теләге туды. Башта үзебезгә ясап карадым, ул вакытта эшләнгән урындык-өстәлләр әле дә исән әле. Аннары дус-танышлардан заказлар килә башлады. Әкренләп шулай кереп киттем. Бу эш үземә бик ошый, күңелгә илһам бирә. Бер елны грант отып, агачларны эшкәртү өчен станоклар ала алдык, ул да файда булды. Соңрак аерым эшләү өчен бүлмә дә салып чыктык.
- Агач эшләнмәләрне эшләү гадәттә күпмегә сузыла?
- Заказның катлаулылыгына бәйле. Зур булмаганнарын бер атнада эшләп була. Зур шкаф-купелар, кухнялар бер айга сузыла. Стеналар тигез түгел кайбер өйләрдә, ул вакытта читенрәк була.
- Нинди төр чимал белән эшләү уңайлырак һәм сыйфатлырак, каян аласыз?
- Күп чималны Яшел Үзәннән алып кайтабыз. Каен агачы өстәл белән урындыклар өчен, нарат агачын ишекләргә кулланам.
- Заказчыларны каян табасыз?
- Күбрәк «сарафан радиосы» эшли. Социаль челтәрләр аша да эзләп табалар. Даими заказчылар да бар. Аннары күршеләр, танышлар килә гел, кайсына нәрсә эшләп бирәм тиз генә. Киңәш сорап кына килүчеләр дә бар. Аларның берсен дә кире борганым юк.
- Киләчәккә планнарыгыз?- Планнар бар, әлегә үзем генә уйлыйм, аларны әйтеп булмый әле (елмая)
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев