Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрә фестиваленә гаризалар кабул ителә

«Татарстан Республикасында 2016-2025 елларга архив эшен үстерү» дәүләт программасы нигезендә, Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан башлап ел саен «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дип исемләнгән шәҗәрә фестивале уздырыла.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетына 20 февральгә кадәр, кәгазь яки электрон рәвештә,  гариза бирергә мөмкиннәр.

Теләче районында әлеге чара  2024 елның 28 февралендә район мәдәният йортында узачак. Узган елларда җиңүче була алмаган катнашучылар кабат катнаша ала. Муниципаль этапта җиңүчеләр (1,2,3 урын) Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

1 урын өчен 50 000 (илле мең) сум;

2 урын өчен 40 000 (кырык мең) сум;

3 урын өчен 30 000 (утыз мең) сум.

Зона этабында җиңүчеләр (1,2,3 урын) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:

1 урын өчен 100 000 (йөз мең) сум;

2 урын өчен 80 000 (сиксән мең) сум;

3 урын өчен 60 000 (алтмыш мең) сум;

Республика этабында җиңүчеләр (1,2,3 урын) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

1 урын өчен 200 000 (ике йөз мең) сум;

2 урын өчен 170 000 (йөз җитмеш мең) сум;

3 урын өчен 150 000 (йөз илле мең) сум;

«Хезмәт династиясе» номинациясе -100 000 (йөз мең) сум;

«Гаилә традицияләрен яклау» номинациясе -100 000 (йөз мең) сум;

«Дөнья гаиләсе» номинациясе 100 000 - (йөз мең ) сум;

Фестивальне үткәрү тәртибе, вакыты, уздыру шартлары турында мәгълүмат, фестиваль башланганчы 14 календарь көннән дә соңга калмыйча,  Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырыла (http://arhiv.tatarstan.ru).

Мөрәҗәгатьләр өчен Телефон 21-693

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев