Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Февраль ае - Ватанпәрвәрлек ае

Бүген, ягъни 17 февраль көнне, Теләче чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында биатлон һәм чаңгы ярышлары булып үтте.

Районның балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге һәм Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыятенең  (ДОСААФ) Теләче бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз, Тиләҗе авылы егете Илшат Хәйруллин истәлегенә үткәрелгән традицион чарада 5-8 сыйныф укучылары чаңгыда ярышса, 9-11 сыйныф укучылары чаңгыда узышудан тыш, мәргәлектә, ягъни пневматик мылтыктан төз ату буенча да көч сынашты.  Ярышлар бик мавыктыргыч һәм киренке шартларда барды. Моңа көннең кояшлы һәм чагыштырмача җылы торуы да ярдәм итте. 

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев