Гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга?
Безнең тәкъдимнәр гадәттән тыш хәлләр вакытында сезгә психологик яктан үз-үзеңне якларга әзер булырга ярдәм итәчәк.
Әгәр дә шикле предметларга (аның шартлаткыч җайланма булуы мөмкин) юлыксагыз:
- Аңа кагылмагыз, урыннан кузгатмагыз, предметны ачмагыз. Тышкы яктан предметның чын билгеләнешен аңламаска мөмкин. Шартлаткычлар өчен камуфляж буларак сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар кулланыла.
- Аның кемнеке икәнен һәм аны кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Әгәр хуҗа билгеле булмаса, табыш турында шунда ук полициягә хәбәр итегез, әгәр сез транспортта булсагыз – шоферга, учреждениедә булсагыз – администрациягә яки сакчыга мөрәҗәгать итегез.
Эвакуация турында мәгълүмат алсагыз:
- Бу шартлаткыч җайланма табу һәм террорчылык акты нәтиҗәләрен бетерү белән генә түгел, ә янгын, табигать афәте вакытында да булырга мөмкин. Хакимият яки хокук саклау органнары вәкилләреннән эвакуация башлануы турында хәбәр алгач, тынычлык саклагыз һәм аларның боерыкларын төгәл үтәгез.
- Әгәр дә сез фатирда булсагыз, шәхси документлар, акча, кыйммәтле әйберләрегезне алыгыз, электр, су һәм газны сүндерегез, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә эвакуация вакытында ярдәм итегез. Куркуга, хафалануга һәм ашыгуларга юл куймагыз. Җаваплы затлар рөхсәтеннән соң гына бинага кире кайтыгыз.
Әгәр дә халык арасында булсагыз:
- Күкрәк читлеген кысмасыннар өчен тирән сулыш алып, кулларыгызны терсәктән бөкләп азрак ян-якка чыгарыгыз. Озын буйлы һәм гәүдәле, шулай ук зур әйберләр, сумкалар күтәргән кешеләрдән ераккарак китәргә тырышыгыз.
- Ничек кенә булмасын, егылмаска, аякта калырга тырышыгыз. Кулларыгызны кесәләрегездә тотмагыз. Хәрәкәт иткәндә, аякларыгызны мөмкин кадәр югарырак күтәрегез, җиргә бөтен табан астыгыз белән басыгыз, аяк очларында гына басмагыз.
- Әгәр дә каты итеп кысалар икән, үзегез белән булган теләсә нинди йөктән, бигрәк тә озын каешлы сумкадан һәм шарфтан арыныгыз. Әгәр дә берәр әйберегез төшеп китсә, аны алыр өчен иелмәгез. Егылсагыз, мөмкин кадәр тизрәк торып басарга тырышыгыз. Кулларыгызга таянмагыз (чөнки кулларыгызны таптарга яки сындырырга мөмкиннәр).
- Таяныр әйбер табуга, аякларыгыз белән кискен тайпылып торыгыз. Әгәр дә сез торып баса алмыйсыз икән, бөгәрләнеп ятыгыз, кулларыгыз белән каплап башыгызны саклагыз.
- Запас һәм авария чыгу юлларына игътибар итегез, аларга юлны күз алдыгызга китерегез. Кеше арасыннан зал почмакларына яки стеналар янынарак яшеренү җиңелрәк, әмма аннан чыгу юлына барып җитү авыррак.
- Шартлау яки ату башланса, җиргә яки идәнгә ятыгыз. Куркынычсызлык өчен башыгызны кулларыгыз белән каплагыз.Очраклы рәвештә терактка әзерләнүләре турында белсәгез, шунда ук бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев