Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гадилеге, кунакчыл һәм ачык йөзле булулары белән үзенә тартып торган кешеләр бар

Андыйлар янында вакытның үткәне дә сизелми. Теләче авылында яшәүче Тамара һәм Николай Кондратьевлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә.

Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк- аларның  икесенә дә хас бу сыйфатлар.  Без, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре, бу матур гаилә янында кунакта булып кайттык. Сәбәбе – Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алган көннәрдә районда узган чарада катнашкан гаиләгә  Рәхмәт хаты тапшыру иде. Әлеге ике пар бер-берсен сайлап бер дә ялгышмаган. Гаиләдә алар һәрвакыт үзара терәк булып, аңлашып, бер-берләренә юл куеп  яши-  бу аралашуларыннан ук сизелә. Тамара апа чәчәкләр ярата икән - бакчасында нинди генә төрдән чәчәкләр үстерми ул.  Әлеге гаиләгә алга таба да матур тормыш, сәламәтлек теләп кайттык.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев