Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә, бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән

Гаилә, бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Чөнки, бәхетле булганда гына кешеләрнең йөзеннән нур бөркелә, күңеле шатлыкка тула. Районда күпләргә үрнәк булырдай гаиләләр шактый. Бүгенге әңгәмәдәшләребез – Теләче авылында гомер итүче тырыш, эш сөючән Гараевлар гаиләсе.

– Күз тимәсен, бик матур пар сез! Кайчан ничек таныштыгыз?

– Мәктәпне тәмамлауга читтән торып укырга кердем дә Теләче районы Ямбулат авылына мәктәпкә эшкә урнаштым. Бу авылны бөтенләй дә белми идем. Анда Әльфинур исемле әбидә яшәдем. Кызлар белән кич чыга башлагач әлеге авылның иң әйбәт, иң акыллы егете Рамиль мине озата кайтты. Шулай 4 ел очрашып йөргәннән соң кавыштык.

– Сезнең гаилә бәхетлеме?

– Бик бәхетле дип саныйбыз, вакытында табышып, өйләнешеп, балалар үстереп ятабыз. Барыбыз да сау-сәламәт, бердәм.  Барысы да без уйлаганча бара. Әкрен генә куйган максатларыбызга ирешеп киләбез.

– Рушания, ә менә бәхетле булу яшь аермасына бәйле була аламы?

–Дөресен генә әйткәндә, яшь аермасы түгел, ә бер-береңә юл биреп, аңлашып яшәү мөһим.

– Сезнең гаиләдә хуҗалык эшләре кемгә күбрәк эләгә?

– Эшне синеке, минеке дип, бүлгәнебез юк.  Балалар да инде кечкенә түгел, җыйнаулашып эшлибез барлык эшләрне. Кызларым минем тирәдә кайнашса, Рамиль, улыбыз Зөлфәт белән, урам тирәсендә эшлиләр.  Балалар булышкач безгә дә рәхәт - күңелләр сөенеп туя алмый.

– Бер-берегезнең характерындагы нинди уңай якларны әйтеп китә аласыз?

Рушания: Рамильнең  миңа иң ошый торган бер сыйфаты бар – ул минем барлык хыялый максатларымны  да хуплый. Бәлки без икебез дә хыялыйдар инде (көлә)  Ул миңа хәрвакыт дөрес киңәшләрен бирә. Ул минем олы терәгем.

Рамил: Иң беренче чиратта, Рушаниянең юмор хисле булуы. Тормыш булгач, төрлесе була, ә ул позитив кеше, үзен дә, мине дә тынычландыра белә. Балаларны бик ярата.

– Ничә яшьләрдә гаилә кору дөресрәк сезнеңчә?

– Безнең кебек, 21-24 тә! Бик әйбәт вакыт, үзебез дә яшь, балалар да үсеп килә.

– Кайберәүләр бала алып кайтырга ашыкмый, үзләре өчен яшәргә, бер-берсен күбрәк белергә дигән фикер йөртәләр. Ничек уйлыйсыз бу хакта?

– Һәркем үзенчә яши инде. Минем уйлавымча, балаларны үз вакытында алып кайтырга кирәк.  Балалар алар зур сөенеч бит гаилә өчен.

– Бала тәрбияләү җиңел түгел. Алар белән күбрәк кайсыгыз шөгыльләнә?

– Балаларны бергәләп тәрбияләргә тырышабыз. Тик, әтиләре эштә булу сәбәпле, ул район газ идарәсендә хезмәт куя,  күбрәк  минем белән инде алар. Әтиләре кайтуга аның янына йөгерәләр.Өчеседә  дә җырларга, биергә яраталар, төрле бәйгеләрдә катнашырга яратабыз.

– Йолаларны онытмыйсызмы, дини бәйрәмнәргә ничек карыйсыз?

  • Бәйрәмнәргә бик теләп әзерләнәбез. Бигрәк тә инде Гает бәйрәмнәрен көтеп алабыз. Балалар сабан туе бәйрәмен ярата инде. Йолаларны да онытмыйбыз. Гаилә белән фольклор коллективта шөгельләнәбез, район буенча узган чараларда да еш катнашабыз.

Балалар иҗат үзәгендә җаваплы урында хезмәт куючы Рушания ханым кайгыртучан әни дә, хатын да. Ул Рамильнең  барлык тормыш принципларын бүлешә һәм балалар белән бергә гаилә башлыгының ышанычлы терәге һәм ярдәмчесе булып тора. Алар гаиләсе - тату, ныклы гаилә үрнәге.  Бүгенге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне белән котлап, аларга бәхет, шатлыклар, күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз!

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев