Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Гаилә белән укыйбыз»

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Теләче балалар китапханәсендә иң күп китап укучы өч гаилә катнашында “Гаилә белән укыйбыз” дип исемләнгән бик тә матур чара үткәрелде.

Китапханәгә Сафиннар, Трофимовлар һәм Сабировлар гаиләсе чакырылды. Әлеге гаиләләрнең балалары кечкенәдән китапханәдә үткәрелгән төрле чараларда, бәйгеләрдә еш катнашалар. 
Беренче өлештә алар игътибарына гаилә тормышы, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү серләре турында презентация тәкъдим ителде.
Икенче өлештә гаиләләр көч сынашты. Алар бирелгән хәрефләрдән шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле, йомшак күңелле дигәнне аңлаткан тылсымлы сүз төзеделәр, “сорау бирер нәниләр, ни диярләр әниләр?” дигән конкурста үзләрен сынап карадылар, татар һәм рус язучыларының гаилә турында булган әсәрләрен атадылар, музыка буенча әдәби әсәрне танып белделәр, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрнең  дәвамын дөрес итеп әйтеп бетерделәр. Ахырдан иң күп китап укучы гаиләләрне тәбрикләү булды. Тәрбияви очрашу нәтиҗәле һәм файдалы узды. 


Любовь Закирова, Теләче балалар китапханәсе директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев