Бүген район мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Ныклы гаилә - ил терәге» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узды.
Әлеге уңайдан райондашларыбызны һәм бәйрәм чарасында катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.Берочтан ул районның иҗтимагый тормышында- сәнгатьтә актив катншучы гаиләләргә Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичке тамаша турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев