Гаиләм — җылы учагым
Кичә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Гаилә елына йомгак ясау уңаеннан “Гаиләм - җылы учагым” фестивале үткәрелде.
Бакчада уздырылган бу күркәм чарада гаиләләр 8 номинациядә чыгыш ясап, үз талантларын күрсәттеләр. Җыр-биюләр, иҗади мастер класслар белән үрелеп барган чара кунакларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Фестиваль ахырында катнашкан барлык гаиләләргә «Яшь гаилә», «Мин һәм минем гаиләм», «Күпбалалы гаилә», «Агрогаилә», «Милли ризыклар», «Минем шәҗәрәм», «Театраль гаилә», «Гаилә иҗаты» номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев