Газизов Рәзил Фаел улы истәлегенә шахмат буенча ачык турнир узды
21 июль көнне, махсус хәрби операция батыры Олы Мишә авылы егете, Газизов Рәзил Фаел улы истәлегенә шахмат буенча ачык турнир узды.
Газизов Рәзил - яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәп елларыннан ук, шахмат уенына мөкиббән китә егет. Һәр адымын ныклап уйларга, берничә йөрешне алдан күзалларга, шушы уен өйрәткәндер үзен. Мәктәпне тәмамлап Ватан алдындагы бурычын үтәгәндә дә, хезмәт юлын башлаганда да сынатмый ул.
2022 елнын 26 сентябрендә, Рәзилнең тыныч кына барган тормышы, кискен борылыш ала. Ул мобилизацияләнеп махсус хәрби операциягә алына. Бер ай чамасы Казан - Экспода укулар узганнан соң, егетләрне 23 октябрьдә Сватова шәһәренә озаталар. Шәһәр читендә күнегүләр узгач, 3 ноябрь көнне Украина чигенә керә алар. Шушы мизгелдән, сыкраган ана йөрәгендә, тынгысыз көннәр һәм төннәр башлана да инде. Элемтәгә чыгулар сирәгәя. Хаттә ки, атналар, 1 ай чамасы хәбәр көтә ата-ана, баласыннан. Беренче мөмкинлек булугы, бер җөмлә генә булса да язарга ашыга Рәзил дә. Чөнки ул белә һәм сизә, өйдәгеләр аннан хәбәр көтә, борчыла, ут йота... “Ялга кайтканда да, андагы хәлләрне сораштырып-сораштырып карый идек. Ник бер начар ягын сөйләсен. Бар да түзәрлек, борчылмагыз. Без авыл баласы…

Вакыт төшенчәсе берәүгә дә буйсынмый шул. Газизов Рәзилнең бакыйлыкка күчкәненә дә 2 ел. Ә авылдашлары аны хаман юксына, сагына... Ватан, безнең тынычлык өчен үзенең гомерен биргән каһарман Рәзилнең истәлеген мәңгеләштерү максатында оештырылды бу чара. Әлеге изге гамәл әнисе Рузалия ханымның инициативасы буенча башлангыч ала. 7 яшьтән - 13 яшькәчә балалар, бүген үзара көч сынашты. 20 июль – шахмат көне буларак билгеләп үтелүен дә онытмаска кирәк. Жюри әгъзалары - ветераннар Советы рәисе – Зарипов Ренат абый, Олы Мишә урта мәктәбе физик культура укытучысы Миннебаева Ләйсән, гадел хөкемдарлар булып, җиңүчеләрне билгеләделәр.

“Алдынгылар хәрәкәте” һәм “Юнармия”отряды да (Хәмидуллина Фирүзә җитәкчелегендә) читтә калмады. Малайлар һәм кызлар категориясендә 1,2,3 урыннар билгеләнде. Җиңүчеләр грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук, Газизов Рәзил Фаел улы исеменә оештырылган шахмат ярышының абсалют җиңүчеләрен Кубок та көтә иде. Озын сүзнең кыскасы, уенга җыелган ике дистәдән артык сабый - бу көнне берсе дә буш кул белән китмәде. Әлеге күңелле чара, бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бу күркәм чара озын гомерле булсын иде, дигән теләктә калабыз. Сабыйларның сөенүләре исә, Рәзилгә якты нур, дога булып барып ирешсен, әмин.
Нурия Бәширова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев