Геройны котладылар
Бу көнне Нәҗип Хаҗипов Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова белән дә очрашты.
33 яшендә зур бүләкләргә ия булган Гөлбикә апа кунакларны ачык йөз белән, шатланып каршы алды. Хезмәт Героен тәбрик итәргә күрше Саба районыннан да делегация килде. Җылы теләкләрдән, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә Гөлбикә апаның күңеле булды. “Бер елны да ике район җитәкчелеге дә онытмый, хезмәтемнең матур нәтиҗәләрен бүген дә татыйм. Ул елларда терлекчелек тармагында хезмәт җиңелләрдән булмаса да, күңелле вакытлар идек. Матур итеп эшләдек, хезмәтебезне җитәкчеләр күрделәр. Гомер заяга узмаган”, - диде ул.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев