Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлҗәүһәр Вафинаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Гөлҗәүһәр Хәбир кызы Вафина гомер буе туган колхозында хезмәт куйган.

Баштарак бригада эшендә эшли, соңрак фермада сыер сава. Тормыш иптәше Әнвәр абый белән өч малай тәрбияләп үстерәләр.  Балачагы да, яшьлек еллары да авыр сугыш елларына туры килә аның. Барлык яшьтәшләре кебек үк, урман кисү эшендә дә  катнаша. Юклыкны , авырлыкны күреп үскәнгә, бүгенге тормышына сөенеп бетә алмый. Яшьлегендә Күкчә авылына килен булып төшкән Гөлҗәүһәр апа, улы Хәмит тәрбиясендә яши. Өч оныгы бар. 

Бүген, ягьни 2 октябрь көнне,  хезмәт һәм тормыш сөючән, ачык күңелле әбекәйгә 95 яшь тулды. Аны туган көне белән  Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатов котлап, бүләкләрен тапшырды, юбилярга сәламәтлек, озын гомер, туганнары һәм якыннарының кайгыртуын тоеп озак яшәвен теләде.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев