Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Гражданнарны кабул итте

Бүген, ягъни 2 ноябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге кабул итү бүлмәсендә Россия Федерацияcе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин гражданнарны кабул итте.

Райондашларыбыз - Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков һәм Боз сарае директоры Нияз Галимов халык ышанычлысына Балыклы авылында бер түбә астында клуб, фельдшерлык-акушерлык пункты бинасы төзү, Теләче авылының Магистральная урамында чистарту корылмасы булдыру, Боз сараена күнгеүләргә йөрүче балаларны тимераяклар белән тәэмин итү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.  Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев