Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ГТО - сәламәт яшәргә өйрәтә

Бу көннәрдә республикабыз, шул исәптән районыбыз яшьләре ГТО нормативлары тапшыру белән мәшгуль. Аның тәүгесе 10 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында узды. Бу көнне көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр сынау узды. ГТО нормативлары тапшыру чарасының чираттагысы 22 ноябрь көнне мәктәп укучылары өчен үткәреләчәк. Нәрсә соң ул ГТО комплексы? Бу сорау белән без ГТО нормативларын тапшыру өчен җаваплы белгеч “Олимп” яшьләр үзәге белгече Динара Закировага мөрәҗәгать иттек.

  • ГТО нормативларын тапшыру - физкультура һәм спортны пропагандалау ысулларының берсе. “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән. ГТО нормативлары 2104 елдан бирле алына. ГТО комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшьләре буенча ике төркемдә сынауларның төрле төрләре буенча нормативлар үтәү каралган. Нормативлар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә. Нормативларны алты яшьтән җитмеш яшькә һәм җитмеш яшьтән дә өлкәнрәк булган райондашларыбыз тапшыра ала. Мәсәлән, беренче төркемгә - 6-8, икенче төркемгә - 9-10, өченче төркемгә - 11-12, дүртенче төркемгә - 13-15, алтынчы төркемгә - 18-29, җиденче төркемгә - 30-39, сигезенче төркемгә - 40-49, тугызынчы төркемгә - 50-59, унынчы төркемгә - 60-69, унберенче төркемгә - 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр керә. 
  • Сынаулар мәҗбүриме?
  • Әйе, алар мәҗбүри һәм сайлап алу төрләренә дә бүленә. Сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлдерелгән.
  • Сәламәтлеге чамалы кеше бу нормативларны тапшыра алмаска да мөмкин?

Шуның өчен тест үткәрүгә табиб рөхсәте һәм АИ ГТО идентификация номерлары кирәк. Уникаль ID - номер алу өчен https:/www.gto.ru/ сайтында теркәлергә шарт. Һәр яшь төркемендә спортның мәҗбүри төрләре һәм үз нормативлары бар. Аларны үтәп кенә ГТО билгесе алырга була.

Фәнил Гаязов

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев