Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Г.Тукайның иҗатына багышлап “Тукай – милләтебез кояшы” дип исемләнгән кичә узды

20 апрель көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап “Тукай – милләтебез кояшы” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Бәйрәмгә кунак булып килгән Кәҗә белән Сарык, Шүрәле, Су анасы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Балалар сәнгатьле итеп яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройлары белән бергәләп төрле күңелле уеннар уйнадылар. 

   Әниләр дә читтә калмады: ике командага бүленеп,  “Кем тизрәк” уенында катнашып, мәкальләр әйтештеләр, Тукай иҗатына багышланган кроссворд, табышмаклар чиштеләр, 9 май -  Җиңү көненә  Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе  ясау буенча мастер-класс үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев