Һәркайда эш кайный
Бүген, ягъни 27 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Игенче” һәм “Алан” ширкәтләрендә булып, көзге кыр эшләренең, терлекчелек комплексларындагы һәм төзелеш объектларындагы эшнең барышы белән танышты.
Мисал өчен, ул “Август - Теләче” ширкәтендә төзелеп килүче ашлык чистарту, киптерү һәм симәнә әзерләү заводы, “Алан” ширкәтендә 1000 баш терлеккә исәпләнгән терлек комплексы төзелешен карады, “Игенче” ширкәтендә базасында 504 баш терлеккә исәпләнеп төзелгән, үз саву залы булган терлекчелек комплексында эшнең барышы белән танышты. Районыбыз җитәкчеләрен югарыда телгә алынган объектлар буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре озата йөрде.
Район башлыгының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге йөреше турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев