Һәркемгә бертөрле
Җәйге айларда мотоцикл, мопед һәм скутер белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары нык арта.
Мәсәлән быелның биш аенда республика юлларында мотоцикл катнашында 70 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән, аларда дүрт кеше үлгән, 72 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Кайбер мотоциклчылар юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмыйлар: бик югары тизлектә йөриләр, каршы як полосага чыгалар. Гәрчә юл йөрү кагыйдәләре һәркем өчен бертөрле булса да.
Мәсәлән, 13 май көнне Әгерҗе районында “Yamaha” мотоциклын йөртүче тиешле тизлек режимын сакламыйча, идарәсен югалта, металл барьерга килеп бәрелә һәм үлә.
Мотоцикл белән бәйле юлтранспорт фаҗигаларын булдырмау максатыннан, дәүләт автоиспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан көн саен профилактик чаралар үткәрелеп тора.
Мисал өчен, 18 июнь көнне, Түбән Кама шәһәре юл иминлеге хезмәткәрләре саклык шлемы да булмаган 34 яшьлек “Honda” мотоциклы хуҗасын туктаталар. Документларын тикшерү барышында йөртүченең спиртлы эчемлек эчкән булуы ачыклана. Алкотектор 0,697 мг/л күрсәтә. Кагыйдә бозучыга юл инспекторлары тарафыннан административ беркетмә төзелә. Хәзер аңа 30 мең сум штраф, ике елга мотоцикл йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Шулай ук мотоциклда шлемсыз йөргән өчен дә административ җәза каралачак. Өстәвенә, мотоциклы махсус стоянкага җибәреләчәк.
Мопедта яки скутерда йөрүчеләр “М” категорияле, мотоциклда җилдерүчеләр “А” категорияле йөртү таныклыгына ия булырга тиеш. Ә двигателенең күләме 500 куб.см дан арткан транспорт средствосының тиешле тәртиптә теркәлү узган булуы зарур. Мотоциклда йөргәндә шлем кию мәҗбүри, - дип искәртте безне һәм газета укучыларыбызны район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев