Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле участок вәкаләтлеләре, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез
Сез үзегезне полиция хезмәтенең иң авыр, җаваплы тармагына багышладыгыз. Законлыкны, хокук тәртибен, милек кагылгысызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән хезмәтегез - район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гаранты. Бер генә бәйрәм дә, чара да сезнең актив катнашудан башка узмый. Шуңа күрә дә кешеләр үзләренә һәм гаиләләренә куркыныч янаганда, җәмәгать тәртибен бозу күренешләренә юлыкканда, иң беренче чиратта, сезгә мөрәҗәгать итәләр. Район эчке эшләр бүлеге хезмәт коллективының эш күрсәткечләре буенча алдынгылар сафында, районыбызның исә иң имин, тыныч төбәк булуында да лаеклы өлешегез бар. Алга таба да тормыш өчен кайчагында кискен булган авыр хезмәтегез лаеклы үтәрсез дип ышанабыз. Мөхтәрәм участок вәкаләтлеләре, тармак ветераннары, Сезгә сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев