Авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате комплексы хезмәтчәннәре көне белән!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате комплексы хезмәтчәннәре, аграр тармак ветераннары! Сез һөнәри бәйрәмегезне алга куйган бурычларыгызны намус һәм фидакарьлек белән үтәп, киләсе ел уңышына ныклы нигез салып каршылыйсыз.
Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәтегез, җаваплы булуыгыз белән авыл хуҗалыгы үсеше өчен шартлар тудырасыз. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләүче табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә аграр тармакны алга җибәрүдә армый-талмый хезмәт куярсыз дип ышанабыз.
Муниципаль район Советы, район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев