Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ядкәрләрдә Тукай рухы» дип исемләнгән әдәби кичә үтте

18 апрель көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яшь гаилә» кызыксындыру клубына йөрүчеләр белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның иҗатына багышлап «Ядкәрләрдә Тукай рухы» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

 Балалар Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән “Серле урман” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге чара аша  балалар күңелендә  матурлыкны күрү, яхшылыкка өйрәнү, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өйрәтү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү кебек сыйфатларны тәрбиялибез. Балалар сәнгатьле итеп яраткан шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройлары белән бергәләп төрле күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап бирделәр.
    Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын, бөек шәхесләребезне онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев