Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Ешрак очрашып,күрешик, яшәмик дөнья куып.

Мәрхәмәтсез бу тормыш дип
Кайчак уйлап куясың
Юктан килеп чыккан сәбәп
Боза туган арасын.

Бер очрашып,бер күрешү
Туган белән ни тора
Абый,энем,апай сеңел
Гомерләр гөрләп уза!!

Бер Анадан,бер ояда
Без үскәнбез бит туып!
Ешрак очрашып,күрешик
Яшәмик дөнья куып.

Туганнар җыелган җирдә
Хәтирәләр яңара.
Искә алып сөйләшүләр
Рәхәт бирә җаннарга.

Гомеркәйләр узган саен
Туганны сагынасың.
Юкка барга үпкәләшмик
Сәбәпләр табылмасын!!!
Илһам Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев