16 ноябрьдә Казанда һәм 17 ноябрьдә Иннополиста Татарстан студентлары һәм яшь пешекчеләр арасында якташыбыз, танылган пешекче, пешерү буенча күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗанов исемендәге V Халыкара кулинария бәйгесе узачак.
Җиңүчеләрне Россиянең танылган кулинария эше экспертлары һәм абруйлы жюри сайлый. Һәр финалистка остазлар-танылган пешекчеләр җитәкчелек итәчәк. Катнашу өчен проект сайтында гариза тутырырга кирәк: https://vk.com/away.php?to=http%3A%2F%2Fturnirpovarov.ru&post=-85877975_163105&cc_key=
Чыганак:https://vk.com/feed
Фото: интернеттан
Нет комментариев