Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якты, әмма сагышлы бәйрәм

Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулды. 2011 елның 15 февраленнән башлап, бу көн, 32 номерлы “ Хәрби Дан көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында”гы Федераль Закон нигезендә үзләренең Ватан алдындагы бурычларын илебездән читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы уңайдан республикада, шул исәптән районда тантаналы чаралар көтелә.Райондагы чаралар нидән гыйбарәт булачак? Әлеге сугышта безнең районнан ничә ир -егет катнашкан?Болар хакында без район Әфганчылар берлеге рәисе,үзе дә Ватан алдындагы изге бурычын Әфганстанда үтәгән Айдар Муса улы Галимҗанов белән сөйләшеп алдык.

- Безнең өчен якты, әмма сагышлы бәйрәм ул. Беренчедән, нәкъ бу көнгә сугышлар тәмамланып, Совет хәрбиләре генерал-майор Борис Громов җитәкчелегендә Әфганстан җиреннән чыгарыла башлады.  1979 елның 27 декабреннән башлап 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам иткән канкойгыч  Әфган сугышы аша 40 Армиянең 620 мең сугышчысы узды.  Әлеге сугышта 15246 совет хәрбие башын салды,  417 се хәбәрсез югалды,  әсирлектә калды. Төрле дәрәҗәдәге тән һәм җан ярасы алучылар саны  49983кә җитте. Шуларның 6669ы инвалид булып калды. Әфганстанда сугыш барган вакытта  200 меңнән артык хәрби яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды. Шуларның 10995 енә әлеге бүләкләр вафатларыннан соң бирелде.  86 хәрбигә Советлар Союзы Герое исеме тапшырылды.  25  Герой исеме үзе һәлак булгач бирелде.
- Тәгаенләнгән мәгълүмат-ларга караганда, Әфган сугышында 9358 татарстанлы катнашкан. Шуларның 261 яу кырыннан кайтмаган, 231се  сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булса, 546  солдат һәм офицер  тән җәрәхәте ала, 311 физик мөмкинлеге чикле булып кала. 2221 татарстанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 
- Теләче районыннан 87 кеше Әфган сугышында катнашкан. Шуларның өчесе яу кырында батырларча һәлак булды. Алар: Ямбулат авылы егете Миңнегали Ногуманов, Тиләҗе авылыннан Илшат Хәйруллин һәм Олы Мирәтәк егете Михаил Болтушкин. Миңнегали Ногуманов истәлегенә Олы Мәтәскә урта мәктәбендә укучы балалар арасында районкүләм татарча көрәш ярышлары үткәрелеп килсә, Иске Җөри урта мәктәбе базасында Илшат Хәйруллин истәлегенә чаңгы, биатлон ярышлары уза. Әфган сугышын кичергән 11 райондашыбыз инде вафат. Әлбәттә, аларның яшь килеш гүр ияләре булуына Әфган сугышы да тәэсир итми калмагандыр. Бүген егетләрнең 43  районда, калган 30  чит төбәкләрдә, шәһәрләрдә яши. 12 якташыбыз хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
- Район Әфганчылар берлеге кайчан төзелгән иде?
- Берлек 1995 елда оешты. 15 февральне бәйрәм көн буларак, 1999 елдан бирле үткәреп киләбез. Тәүге бәйрәм чарасы Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына ун тулуга багышлап үткәрелде. Бу көнне без Әфган җирендә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә барып киләбез, каберләрен зиярат кылабыз. Беришләренә торак, көнкүреш шартларын яхшыртуда катнашырга туры килде. Гәрчә аларның берсе дә зарланып йөрмәсә дә. Әфганчылар гаять дәрәҗәдә горур халык. Әмма тәккәбер түгелләр. Тормыш сынаулары берәүне дә читләтеп үтми. Бу очракта без бергә булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Эшебездә район хакимиятенең ныклы ярдәмен, зур кайгыртучанлыгын тоябыз. Бүген бер әфганчы егетебез Ирек Салихов үз теләге белән Украинада махсус операциядә катнаша. Аның белән һәрдаим сөйләшеп, хәлләрен сорашып торабыз. Икенчесе исә 71 яшьлек оставкадагы полковник Равил абый Хәбиров барып кайтты. Бүген Ключище авылында яшәүче Равил абый Әфган сугышына 1980 елда ук кергән булган.
- Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулуны нинди форматта билгеләп үтәчәксез?
- Иң элек, ягъни 11.00 сәгатьтә Ленин урамында җыелып, узган ел Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә Баландыш авылында төзелгән обелискка барып чәчәкләр куябыз. Әлеге җирлектән Әфган сугышында 9 ир-егет катнашкан. Кызганыч, икесе мәрхүм инде. Аннары Теләчегә кайтып, район мәдәният йорты каршындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салачакбыз. 13.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Менделеевск шәһәреннән килгән “Шурави” вокаль-инструменталь ансамбле тарафыннан бушлай бәйрәм концерты күрсәтеләчәк. 
Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Саба, Теләче районнары хәрби комиссариаты комиссары Фәнис Закиров катнашачак һәм чыгыш ясаячак. Тантана барышында Әфган сугышын узган райондашларыбызга 35 еллык юбилей уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырылачак. Әлеге зур тәрбияви мәгънәгә ия, ватанпәрвәрлекне пропагандалаучы чарага барлык райондашларыбызны чакырып калабыз. Гаиләләр, сыйныфташлар, укытучылар белән килү аеруча отышлы һәм файдалы булачак.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев