Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ямен җибәрмик!

Яңа 2023 елга санаулы гына көннәр калды. Димәк, урамнарда, биналарда, шәхси йортларда бәйрәмнең төп билгесе булган чыршы, нарат агачлары үз урынын алачак дигән сүз.

Шул максаттан ел саен Теләчедә, Ленин урамында халыкка чыршы, нарат агачлары сату урыннары билгеләнә. Чыршы-наратларны Ленин урманчылыгыннан, урманчылардан һәм Яңа ел ярминкәсеннән сатып алырга мөмкин. Һәр агачка рөхсәт кәгазе бирелә. Әлеге документ булмаган очракта, чыршы, нарат агачлары законсыз рәвештә киселгән дип санала. Кызганычка каршы, мондый очраклар һәр елны күзәтелә, шуның белән урман хуҗалыгына, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян килә. Шундый фактларны кисәтү максатыннан Ленин урманчылыгы тарафыннан махсус чаралар күрелә. Ел саен ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге белән берлектә чыршы, нарат участокларында патрульлек итү графигы эшләнә, мобиль төркем төзелә. Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүдә гаепле дип табылган гражданнар һәм оешмалар Россия Хөкүмәтенең 273 номерлы карары (18 май, 2007) нигезендә урманчылыкка килгән зыянны түләргә мәҗбүр ителәчәкләр. Матди зыян күләме урманнарны категориясенә карап, 1137 сумнан 5586 сумга кадәр тәшкил итә. Шуңа күрә агачка балта күтәргәнче, кат-кат уйлау җиңелрәк. Ленин урмачылыгы теләгән һәркемгә Яңа ел чыршысыз калмасын дип барысын да эшли. Әмма рөхсәтсез киселгәне белән бәйрәмнең ямен алмыйк! Яшел чыршы, нарат агачлары балаларны куандырсын. Яңа еллар котлы булсын.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев