Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа башлык сайланды

19 сентябрь көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасры Айрат Садыйков, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - Михаил Сыровацкий, Камил Садриев, Азат Җиһаншин  катнашты.

Моннан тыш, утырышка Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, аның урынбасарлары,  суд, прокуратура, полиция оешмалары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм район активы чакырулы иде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов быел 8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына VII чакырылыш депутатлар сайлау, Алан һәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлекләре Советларына депутатлар өстәмә сайлау  нәтиҗәләре белән таныштырды.

Ул белдергәнчә, сайлаулар оешкан төстә узган. Халыкның активлыгы 94, 56% тәшкил итә.  Питрәч бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп (безнең район әлеге сайлау округына керә)  зур өстенлек белән “Нәфис” компаниясе директорлар Советы рәисе Михаил Сыровацкий сайланды. Моннан тыш, Нәҗип Хаҗипов үзенең дә  “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан партия исемлеге буенча тәкъдим ителеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануын һәм шул сәбәпле, үз теләге белән Теләче муниципаль районы башлыгы вазифасыннан китәргә теләвен белдерде. Шул хакта ул Теләче муниципаль район Советына гариза белән мөрәҗәгать итүен әйтте. Азактан ул бергә, аңлашып, дус-тату мөнәсәбәттә эшләгәнннәре өчен район Советы депутатларына, район активына һәм район халкына ихлас рәхмәтен җиткерде. Һәм киләчәктә дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак районыбыз үсеше өчен көчен кызганмаячагын белдерде.

Нәҗип Хаҗиповның чыгышы нигезендә утырышның көн тәртибе кабул ителде.

  1. Теләче муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен алдан туктату турында.

  2.  Теләче муниципаль район башлыгын сайлау турында.  

Шуннан соң утырышны алып бару вазифасы район Советының өлкән депутаты Александр Ибушевка йөкләнде.

Ул сүзне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка бирде. Марат Готоф улы  исә үзенең чыгышында яшь һәм биләмәсе буенча кечкенә булуына карамастан, Теләче районының башкаларны да көнләштереп, тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте. Бер уңайдан ул районның башлыклардан уңуын да ассызыклап үтте. Рөстәм Кәлимуллин, Илдар Низамов, Илдус Зарипов, Нәҗип Хаҗипов…  “Аларның һәркайсының  район тормышында үз эзе,  үзе керткән өлеше бар. Иң мөһиме - аларның һәркайсы район халкы белән уртак тел табып эшли, районны үсештә тота белде. Теләче һәрвакытта җитештерүчән, кайнап торган тормыш белән яшәде. Теләчегә кайсы гына яктан килеп кермә, аның үсеше күзгә ташлана. Яңа район башлыгына да халык белән алтын урталыкны табып, дус-тату мөгаләмәдә эшләвен теләп калам”, - дип белдерде Марат Готоф улы. Чыгышыннан соң ил-көн алдында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте һәм район үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткәне  өчен Нәҗип Хаҗиповка “ТААСРның оешуына - 100 ел” медален тапшырды. Һәм Теләче муниципаль район башлыгы вазифасына озак еллар дәвамында Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Айрат Фатхуллин кандидатурасын тәкъдим итте.

Утырышның икенче көн тәртибе буларак, Теләче муниципаль районы башлыгы сайланды. Аңарчы Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншинның чыгышы тыңланды.  Ул  үзенең чыгышында Теләче муниципаль районы башлыгы вазифасына Айрат Фатхуллин кандидитатурасын яклавын белдерде, Айрат Гыйльван улы Фатхуллинның 19 сентябрь көнне Теләче муниципаль район Советының зур утырышлар залында булып узган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлегенең XXXVIII конференциясендә  әлеге вазифага тәкъдим ителүен һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге Секретаре итеп сайлануын да ассызыклап узды. Теләче муниципаль районы Уставының 41 маддәсе 1 пункты нигезендә, Теләче муниципаль район башлыгы вазифасына Теләче муниципаль район Советы депутатлары арасыннан ябык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Айрат Гыйльван улы Фатхуллин сайланды.

Алга таба утырышны Теләче муниципаль район Советының яңа сайланган башлыгы Айрат Фатхуллин дәвам итте. Ул үзенең чыгышында республикабыз җитәкчелегенә, район Советы депутатларына, чарада катнашучыларга, гомумән, район халкына зур ышаныч күрсәткәннәренә зур рәхмәт әйтеп, районның киләчәк үсеше, аның бөтенлеген саклау, муллыгын арттыру өчен тырышып хезмәт итәчәген белдерде. Соңыннан ул элеккеге башлык Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗиповның районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәнен исәпкә алып әйтеп, Теләче муниципаль район Советының киләсе утырышында аңа “Теләче районының шәрәфле гражданины” дигән мактаулы исем бирүне тәкъдим итте.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев