Яңа ел ялларында кем ничек ял иткән
Яңа ел бәйрәмнәре ул – саф һавада йөрү, тәм-томнар ашау, бәйрәм чараларына йөрү, кызыклы фильмнар карау... Райондашларыбыз бу озын ялларны ничек уздыра икән?
Гүзәлия Җамалиева, Алан авылы:
- Кемгәдер – ял, ә кемгәдер эш ул кышкы каникуллар. Без, мәдәният хезмәткәрләре, башкалар бәйрәм иткәндә эшләргә күнеккән. Авыл халкы бәйрәмнәрне күңелле генә түгел, ә файдалы да итеп уздырсын өчен тырышабыз, балалар өчен күңелле чаралар уздырабыз. Питрәч , Саба районнарына концерт белән барырга йөрибез. Үзешчәннәремә рәхмәт инде!
Исеме редакция өчен генә:
- Быел бәйрәм кәефе булырлык түгел бит. Шуның өчен без Яңа ел каникулларын өйдә генә уздырдык: телевизор карадык, ишегалды, капка төпләрендәге карны көрәдек. Шау-шулы компанияләрне, “Яңа ел белән” дип кычкырышуларны, шартлаткыч белән шаяручыларны, салют аттыручыларны бөтенләй дә аңлап бетермим.
Фидания Абдуллина, Саба районы:
- Үзем Түбән Саурыш авылы клубында эшлим. Яңа ел чаралары бик күңелле үтте бездә. Яшьләр бик актив авылда. Авыл халкы да. Авыл җирлеге җитәкчесенә дә зур рәхмәт әйтәсем килә. Инде менә балалар өчен күңелле бәйрәм чарасы уздырырга йөрибез. Илләребез генә тыныч булсын иде инде!
Зоя Павлова, Субаш авылы:
- Ветеран укытучы буларак каникулларга оныкларым кайтуын көтеп алам. Биш оныгым бар. Ялларны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Гимнастикалар ясыйбыз. өстәл уеннары уйныйбыз. Шахмат уйнарга да өйрәттеләр әле үземне. Урамда йөрибез озак итеп. Тау шуарга яратабыз. Күрше Саба районына да барып кайттык. Оныкларны хезмәткә дә өйрәтергә тырышабыз. Яңа еллар белән сезне, райондашларым! Күкләребез аяз булсын! Егетләребез исән-сау кайтсын иде дигән теләкләрдә калам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев