Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа китап

Шушы көннәрдә «Тюлячинский районный суд Республики Татарстан: история одного районного суда» - («Татарстан Республикасы Теләче район суды: бер район суды тарихы») дигән китап дөнья күрде. Аның авторлары - Теләче район суды рәисе Рамиль Бикмиев һәм судья ярдәмчесе Люция Садриева.

Әлеге китап Россия Федерациясе Югары Судының 100 еллыгына багышланган. Китап битләрендә Теләче муниципаль районы территориясендә суд системасы үсеше, барлыкка килү тарихы турында киң мәгълүмат бирелә, суд рәисләре һәм судьялары, аппарат хезмәткәрләре турында сөйләнә. Моннан тыш, китапта суд гимны тәкъдим ителгән, информатизациягә һәм судның иҗтимагый тормышына игътибар бирелгән, китап авторларның «Минем Туган ягым Теләче» дигән фотосурәтләре белән тәмамлана. Китапның электрон варианты Теләче район суды сайтында урнаштырылган һәм ул Теләче районы халкына да, киң даирә укучыларга да кызыклы булачак.

Теләче район суды матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев