Яңа прокурор билгеләнде
Бүген районга яңа прокурор - Суглова Елена Ивановна билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов (онлайн форматта), муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Динар Хазиев, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илнар Зиннәтуллин, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Ленар Хәкимуллин һәм прокурор ярдәмчесе Ирина Шәвәлиева катнашты.
Юстициянең кече киңәшчесе Елена Ивановнаның тәрҗемәи хәленә килсәк, ул 1966 елда Казан шәһәрендә туган. Хезмәт юлын 1995 елда Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокуратурасында башлый. Биредә ул 2009 елга кадәр хезмәт куя.1998 һәм 2003 елларда читтән торып Казан социаль - юридик институтында белем ала.
2017 елда федераль дәүләт хезмәтенә алынып, Казан шәһәре Совет районы прокуроры ярдәмчесе, 2018 елда өлкән ярдәмчесе, 2019 елда Алексеевск районы прокуроры урынбасары, 2025 елның февралендә Теләче районы прокуроры урынбасары итеп тәгаенләнә. Быел 28 июльдә Генераль прокурор приказы белән Теләче муниципаль районы прокуроры итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев