Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белик һәм үтәп яшик!
Балалар бакчасына йөрүчеләр янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашты.
Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.
Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән очрашты. Хезмәткәрләр белән берлектә янгыннарны кисәтү максатыннан, профилактик чара үткәрелде. Алар балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев