Янгынга каршы саклану чаралары йорт-җир территориясендә хәрвакыт булырга тиеш!
Хәтерләсәгез, элекке елларда авылларда һәр хуҗалыкның капка турына янгынга каршы кораллар куюны таләп иткәннәр. Ишегалды ягында янгынга каршы щит ясалган. Анда комлы чиләк, лом, көрәк, балта беркетелгән. Янәшәсенә кимендә 200 литрлы су сыярлык мичкә куелган. Ул һәрвакыт тулы торырга тиеш булган. Шушындый гади генә кагыйдәләрне без дә онытмасак иде!
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев