Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ярдәм артык булмый

Бу көннәрдә волонтерларыбыз җыйналган ярдәмне тапшырып кайттылар.

Волонтерлар арасында, егетләрнең берничә тапкыр хәлләрен белешеп кайткан, район башлыгы Айрат Фатхуллин, өлешчә мобилизация игълан ителүгә егетләргә  ярдәм илткән Фәнил Әхмәтвалиев та бар. Ничә тапкыр барганының да исәбен генә: “Тизрәк махсус хәрби операциялар тәмамланып, егетләребез туган якка кайтсын иде”. 

Бу юлы да район халкы, эшмәкәрләр, хуҗалык җитәкчеләре мөмкинлекләреннән чыгып  ярдәм кулы сузды. Хәрби операцияда булган егетләребезгә бер шешә чиста су да кадерле. Шунлыктан ни генә алып килсәләр дә Теләче волонтерлары аларны тәртипләп, рәтләп җыйнап, туплап әзерләп куйды. Корбан гаете уңаеннан чалынган корбан итләрен  Балыклы авылындагы эшмәкәр Илдар Фазылҗановның суыткычына райондашларыбыз алып килде. Аларны биредә ваклап, тутырдылар. Соңыннан волонтер кызлар аларны тәмләткечләр белән махсус чиләкләргә тутырды. 

Хастаханә коллективы да  якташларыбызга һәрчак ярдәм кулы суза. Бу юлы да һәрбер хезмәткәр акча җыеп, алар сораган даруларны сатып алып, аларны махсус тартмаларга урнаштырып озаттылар. Егетләргә янә бер УАЗ машинасы озатылды. Әлеге машина район,  халык, эшмәкәрләр, якташлар көче белән әзерләнде. Машинаны Эмиль Гаязов ремонтлап, төзәтеп  бирде. Район җитәкчелеге алар сораган әйберләрне, мөмкинлектән чыгып табып, алып китәргә тырышты. Азык-төлек кенә түгел, алар сораган төзелеш материаллары да зур йөк машинасына төялде. Изге сәфәрдән җитәкчеләр, волонтерлар егетләргә гуманитар ярдәмне тапшырып, алар белән күрешеп, аралашып кайтты. Алар барысы да әлеге эшкә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен, сәламнәрен җиткергәннәр. Уртак көч нәтиҗәсендә тау күчерелә диеп юкка әйтмиләр шул. Егетләребез исән-сау туган якларыбызга Җиңү белән кайтып кына җитсеннәр диеп телисе килә. Якыннарына сабырлык бирсен. Бүген инде волонтер кызлар чираттагы ярдәмне җыйнауга керешә. Булышырга теләүчеләр волонтерларыбыз белән элемтәгә керә ала.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев