Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь кызлар туп суга

Бу минутларда “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр, иганәче Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына 2006 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир бара.

Ярышта районыбызның Теләче  урта мәктәбенең беренче һәм икенче,  Шәтке, Югары Мәтәскә урта мәктәбе командалары белән беррәттән, Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Арча районнарыннан килгән спортчы кызлар да көч сынаша. 

Ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин башлап җибәрде. Яшь спортчыларны сәламләгәннән соң ул районда үсеп килүче яшь буын арасында волейбол спортын үстерүдә, популярлаштыруда  үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен ярышларның иганәчесе Гөлназ ханымга “Теләче” спорт мәктәбенең Рәхмәт хатын һәм чәчәкләр тапшырды, аны һәм ярышка килгән барлык яшь туташларыбызны язгы бәйрәм - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. 

Киеренке һәм мавыктыргыч уеннарга ярышларның баш хөкемдары Әзгам Зәкиев старт бирде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев