Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕ узачак

ДУСЛАР! 28 ФЕВРАЛЬ көнне ОЛЫ КИБӘХУҖА мәдәният йортында милли татар кухнясын дөньяга таныткан райондашыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕ узачак.

Конкурсның максаты:

-Конкурста катнашучыларның иҗади активлыгын үстерү;

-Татар милли мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, татар милли ризыкларын пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау;

-Бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын ачыклау һәм саклау.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала!   Катнашучыларның яше чикләнмәгән. 
Катнашучылар профессиональ киемдә (караңгы чалбар, теләсә кайсы төстәге алъяпкыч,  колпак) яки милли киемнәрдә, бәйрәм колоритын бирү максатларында чыгыш ясый. 

Ахырдан урыннар дүрт яшь аралыгында (16 яшькә кадәр, 17-25 яшь, 26 -36 яшь, 37 дән югары) аерым чыгарылачак. 

Бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга була: 
1. "Иң матур торт»
2.  "Камыр ризыклары»
4. “Бәйрәм бәлеше” 
5.“Балык ризыгы”
6. “Иң матур салат”
7. “Җиләк-җимештән матурлык”  
8. “Заманча креатив ризык”

Белешмәләр өчен телефон: 89393967641

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев